«ТӘЭСИР»

Татар видеороликлары бәйгесе

Татарча шәп видео төшер

һәм акчалата бүләк от!

1 урын - 50 000 сум
2 урын - 30 000 сум
3 урын - 20 000 сум

 

Игътибар! Бәйге 2022 елның гыйнвар, февраль, март айларына озынайтылды

һәм акчалата бүләкләр ай саен уйнатыла!

1 урын - 50 000 сум
2 урын - 30 000 сум
3 урын - 20 000 сум
Гыйнвар 2022 җиңүчеләре:

 

1 урын (50 000 сум): 
Заһир Хәсәнов
Видеоролик: https://www.youtube.com/watch?v=vIQBNFe0pIM

 

2 урын (30 000 сум):
Рәмис Латыйпов ("Интертат")
Видеоролик: https://www.instagram.com/p/CYN21xWpgiv/

 

3 урын (20 000 сум):
Илсөя  Хәбибуллина
Видеоролик: https://www.instagram.com/p/CY6ggImsVWx/

 

Июнь ае җиңүчеләре:

 

«Профессионаллар» номинациясендә җиңүче (акчалата бүләк – 70 000 сум):

Чулпан Галиәхмәтова («Сөембикә» журналы)

Видеоролик: https://www.youtube.com/watch?v=vwmrGtQzTZ8&t=9s     

 

«Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләр (3 приз – һәркайсы 10 000 сум):

1) Газиз Фәттахов

Видеоролик: https://www.youtube.com/watch?v=3mC-T9Foh6k

2) Сәрбиназ Шәйхелова

Видеоролик: https://vk.com/gylem?z=video-82724249_456239098%2Fvideos-82724249%2Fpl_-82724249_-2

3) Булат Шәймиев

Видеоролик: https://www.youtube.com/watch?v=iNgg5JHE94k

01

Нинди бәйге бу?

«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра.

02

Нишләргә?

Татарча кызыклы видеоролик төшер һәм безгә җибәр. Элек төшергән видеоны җибәрсәң дә була. Тема буенча чикләүләр юк. Рус телендә дә төшерергә мөмкин, әмма ул очракта видео татарлар турында яки татар теле турында булырга тиеш.

03

Эшләрне кая җибәрергә?

Бәйгедә катнашыр өчен безнең электронкага хат юллагыз.

Адрес: bayge.tatar@mail.ru

Хатның формасы:

  • канташучының исеме, фамилиясе, атасының исеме;

  • катнашучының телефон номеры;

  • видеога сылтама (видеороликлар файл буларак кабул ителми);

  • ролик турында кыскача мәгълүмат (мәҗбүри түгел).

04

Бәйгедә катнашу шартлары

«Тәэсир» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкән һәркем катнаша ала. Бер айны бер автордан иң күбе 3 видеоролик кабул ителә. Һәр видеороликның дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш. Бер үк катнашучы бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа роликлар белән катнаша ала.

05

Эшләр ничек бәяләнәчәк?

Видеороликларны 5 кешедән торган жюри бәяли. Критерийлар мондый: татар телле роликларда татар теленең камиллеге; идея оригинальлеге; ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви булуы; техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.)

06

Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү

Бәйгегә эшләр айның 20сенә кадәр кабул ителә. 30на кадәр жюри тарафыннан карала. Киләсе айның 5сенә кадәр matbugat.ru һәм bayge.tatar сайтларында җиңүчеләр игълан ителә. Бәйгедә ай саен 3 җиңүче билгеләнә. 1 урын - 50 000 сум, 2 урын - 30 000 сум, 3 урын - 20 000 сум.